Texty

Күзен йомып кабат искә ала Әни кулы салган ул ашларны Сагыш тулы күзләр кат-кат укый Күз яшьләре тамылган хатларны Аяз көндә дулый ярсый давыл Салкын җиле җанны өшетә Тәрәзәгә карап җит җирләрдә Ятим җаннар өйдән хәбәр көтә Чыксын диеп кояш зәңгәр күктә Адымнарын санап юл буйлыйдыр "Әти кайда" диеп нәни бала "Кайчан кайта ул" диеп сорыйдыр Аяз көндә дулый ярсый давыл Салкын җиле җанны өшетә Тәрәзәгә карап җит җирләрдә Ятим җаннар өйдән хәбәр көтә Тәрәзәгә карап җит җирләрдә Ятим җаннар өйдән хәбәр көтә Ятим җаннар өйдән хәбәр көтә
Writer(s): миляуша афлятунова, динар мингалеев Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out