Songtexte
Хатын- кыз бәхете торадыр назлардан
Суынмас хисләрдән, мәңгелек язлардан
Якыннар җыелган түгәрәк учактан
Учакның кайнарын татыган кочактан
Хатын кыз бәхете иң гади сүзләрдә
Җылылык тараткан, ягымлы күзләрдә
Иркәлә син аны, яратып һич туйма
Хатын- кыз бәхетле, балкыйдыр бар дөнья
Хатын- кыз бәхете торадыр сөюдән
Иң кайнар наз тамса йөрәге түреннән
Янында сөйгәне иркәләп йоклатса
Балалар тавышы әни дип уятса
Хатын кыз бәхете иң гади сүзләрдә
Җылылык тараткан, ягымлы күзләрдә
Иркәлә син аны, яратып һич туйма
Хатын- кыз бәхетле, балкыйдыр бар дөнья
Хатын -кыз бәхете ышаныч, өметтә
Аңласаң күңелен, тормышың гөл итә
Һәм үзе сайлаган уңышлы эшендә
Хыялын чын итәр канатлы көчендә
Хатын кыз бәхете иң гади сүзләрдә
Җылылык тараткан, ягымлы күзләрдә
Иркәлә син аны, яратып һич туйма
Хатын- кыз бәхетле, балкыйдыр бар дөнья
Хатын- кыз бәхетле, балкыйдыр
Lyrics powered by www.musixmatch.com