Letra

Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш Дөньяларда ниләр бар, дип, кил, сораш Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң Әти, җаным, киңәшергә ахры соң... Минем яну-көюләрне ни басыр? Безнең алда күрешүләр ни гасыр? Чишмә-судыр дигән идем бу дөнья Юк, түгелдер көмеш агым, бу – дәрья Дәрья чиге коеп куйган кыядыр Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр Ачы яшем түгелмидер һич юкка Тамчы-тамчы дәрья җыела җан-рухтан Юк өсте дә, юк асты – тирән икән Бер керәм дә чыгамын димә икән Сыкрансам да кайчак, әй, дәрья диеп Язмыш баса: бу - үзең, дөньяң диеп
Writer(s): масгуда шамсутдинова Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out