歌詞
Яз җиткәч, туган ягыма
Кайтам коштай талпынып
Әбдекигә, күл буена
Сабантуйга сагынып
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллары тар
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллары тар
Шул юллардан җырлап узып
Яшьлегем эзләре бар
Шаян җилләр, җиткерегез
Авылыма кайтуымны
Әнкәем, туганнарымны
Авылымны сагынуымны
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллары тар
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллары тар
Шул юллардан җырлап узып
Яшьлегем эзләре бар
Күл буенда, шул болында
Яшьлегем мизгелләре
Шуңа рәхәт кабатлауы
"Әбдеки" диюләре
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар
Шул юллардан ерак түгел
Яшьлегем эзләре бар
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар
Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар
Шул юллардан җырлап узып
Яшьлегем эзләре бар
Шул юллардан җырлап узып
Яшьлегем эзләре бар
Lyrics powered by www.musixmatch.com