積分

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Айнур Галлямов
Айнур Галлямов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Венера Махмутова
Songwriter:in

歌詞

Булышам дип кулын сузганнар юк
Күтәрергә баскыч куйганнар юк
Үзем барам юлларымны ерып
Туктап калам кайвакытта арып
Җиңел түгел алга барулары
Җиңел түгел туктап калулары
Җиңел түгел хыял-теләкләрне
Күңелеңә күмеп барулары
Җиңел түгел максатка ирешү
Җиңел түгел теләми бирешү
Тик шулай да үзем алга барам
Мин ышанам барбер сынып калмам!
Бар кешегә серләр ачып булмый
Яшерерлек серем дә юк андый
Кемнәр ничек нинди ысул белән
Күтәрелгән югарыга менгән?
Җиңел түгел алга барулары
Җиңел түгел туктап калулары
Җиңел түгел хыял-теләкләрне
Күңелеңә күмеп барулары
Җиңел түгел максатка ирешү
Җиңел түгел теләми бирешү
Тик шулай да үзем алга барам
Мин ышанам барбер сынып калмам!
Тормышымнан алай зарланган юк
Башкаларга көнләп караган юк
Булган бәхетемне читкә чәчмим
Барлыгыма риза булып яшим!
Җиңел түгел алга барулары
Җиңел түгел туктап калулары
Җиңел түгел хыял-теләкләрне
Күңелеңә күмеп барулары
Җиңел түгел максатка ирешү
Җиңел түгел теләми бирешү
Тик шулай да үзем алга барам
Мин ышанам барбер сынып калмам!
Тик шулай да үзем алга барам
Мин ышанам барбер сынып калмам!
Мин ышанам барбер сынып калмам!
Written by: Венера Махмутова
instagramSharePathic_arrow_out