歌詞

Атлап барам синең сукмагыңнан
Син курсәткән туры ак юлдан
Горур басып йөрим бу дөньяда
Әти хакын җиргә таптамам
Әтиләрчә коры карашыңны
Күңел түрендәге назыңны
Тоеп яшим Әти, син булганда
Синең догаң саклый җанымны
Атлап барам синең сукмагыңнан
Син өйрәткән намус иленнән
Илхам алам сулышыма кадәр
Әти салган туган өемнән
Әтиләрчә коры карашыңны
Күңел түрендәге назыңны
Тоеп яшим Әти, син булганда
Синең догаң саклый җанымны
Әтиләрчә коры карашыңны
Күңел түрендәге назыңны
Тоеп яшим Әти, син булганда
Синең догаң саклый җанымны
Әтиле йорт, әти корган нигез
Гел кайтасы килә җыелып
Сабый чактагыдай иркәләне
Кочагыңа кереп сыенып
Әтиләрчә коры карашыңны
Күңел түрендәге назыңны
Тоеп яшим Әти, син булганда
Синең догаң саклый җанымны
Әтиләрчә коры карашыңны
Күңел түрендәге назыңны
Тоеп яшим Әти, син булганда
Синең догаң саклый җанымны
Синең догаң саклый җанымны
Written by: Айнур Галлямов, Галия Сафиуллина
instagramSharePathic_arrow_out