積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Зульфат Хаким
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Зульфат Хаким
Songwriter:in
歌詞
Яңа таң ата. Мин өйгә кайтам,
Буйсынып тәкъдиргә язганга;
Күк өстә, Җир – аста, ә мин - үземдә,
Самолет юл тота Казанга.
Дюссельдорф-Казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Самолет йөзә. Яңа җыр язам.
Зәңгәр Күк көйләде язганны.
Яшәми кара тәкъдиргә язганны!
Мин бүген күрермен Казанны!
Дюссельдорф-Казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Хушлашу иртә булмый һичкайчан,
Бик мөмкин соң булуы аның;
Кайларда йөрсәм дә, үзем беләм
Азанлы авазын Казанның.
Дюссельдорф-Казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Дюссельдорф-Казан – билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Һавада болытлар, күңелемдә минем –
Ритм-н-блюз.
Written by: Зульфат Хаким