歌詞

Йөгереп килеп җитәсең
Карасам бер елмаеп
Тик минем саф хисләремә
Карыйсың син сагаеп
Туң йөрәк белән сөелеп
Татымассың бәхетне
Алтын-көмеш бүләк итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ләйлә-Мәҗнүндәй мәхәббәт
Бар әле ул дөньяда!
Ләкин керсез сөю белән
Саф йөрәк кенә яна!
Бәхетне тояр өчен дә
Чын хисләр кирәк әле
Байлыгың чиктән ашкан да
Сиңа иртәрәк әле!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Алдама мәхәббәтне!
Ялган хисләргә таянып
Булалмассың бәхетле
Алтын таулар вәгъдә итеп
Соңлатма мәхәббәтне!
Written by: Фируза Насибуллина
instagramSharePathic_arrow_out