積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Ильшат Салахиев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Ильшат Салахиев
Songwriter:in
歌詞
Үтмәс диеп юләр яшьлекне
Күпме еллар инде узылган
Челтерәп аккан чишмә суыдай
Күпме җырлар инде сузылган
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Тормышның юлларын узганда
Авырлыклар төшсә иңнәргә
Чын дуслар кирәк гомер итәргә
Алар килә һарчак ярдәмгә
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Хәл белешеп яшик туганнар
Бердәм булып яшик доньяда
Ялган сүзләрне кертми арага
Читләр кертми туган ояга
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Гомерләр бит бирелә бер генә
Дөрес итеп яши бел генә
Авырлыклар килсә бирешмә
Ялган сүзләр белән килешмә
Written by: Ильшат Салахиев