類似的歌曲
歌詞
Эх дусларым сезнең өчен
Хәзер җырлыйм кысканы
Хәзер җырлыйм кысканы
Сезнең белән сизелми дә
Гөмерләрнең узганы
Өйнең башы түгәрәк
Килеп кунган күбәләк
Өйнең башы түгәрәк
Килеп кунган күбәләк
Безне ишеткән булсагыз
Әйдә җырлыйк бергәләп
Безне ишеткән булсагыз
Әйдә җырлыйк бергәләп
Ай кояшка, кояш айга
Нурларын сибешәләр
Нурларын сибешәләр
Алар да бездән бәхетле
Көнгә бер күрешәләр
Алар да бездән бәхетле
Көнгә бер күрешәләр
Ак кошлар килгән безгә
Китәрләр микән көзгә
Ак кошлар килгән безгә
Китәрләр микән көзгә
Аккошларның мәхәббәтен
Без теләр идек сезгә
Аккошларның мәхәббәтен
Без теләр идек сезгә
Баламишкин баламишкин баламишкин кыска көй
Баламишкин кыска көй
Берне аннан, берне моннан
Берне тегеннән дә сөй
Берне аннан, берне моннан
Берне тегеннән дә сөй
Сипаратор сипаратор сипаратор - казаны
Сипаратор сипаратор сипаратор - казаны
Туганнарым, дус-ишләрем
Барыгыз да тазамы?
Туганнарым, дус-ишләрем
Барыгыз да тазамы?
Алай да безгә нужа
Болай да безгә нужа
Алай да безгә нужа
Болай да безгә нужа
Өстә кием ничек туза
Яшь гомер шулай уза
Өстә кием ничек туза
Яшь гомер шулай уза
Written by: Traditional