Azat Gimadeev 熱門歌曲
積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Azat Gimadeev
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Гимадеев Азат Алмазович
Songwriter:in
歌詞
Максатсыз тормышта барлык мәгънә беткән.
Киләчәк томаны билгесезлек белән
Хисләрне сүндерә.
Галәм бездән көлә.
Соры күктә болыт сыман без йөзәбез Җирдә.
Көндәлек арыта, тыныч төннәр кайда?
Гел килә качасы ерак-еракларга.
Анда һәрчак тыныч.
Анда һәрчак бәхет.
Тик мин күптән инде юлда, тиздән буламын, көт.
Иртәнге кояш синсез балкымый, бәгърем!
Бер генә йомыш - кер төшләремә һәр төн.
Мин күптән ышанмыйм, әкиятләр булмый,
Тик шушы көемдә мин киресен җырлыйм.
Әйдә минем белән
Йолдызларга карыйк
Һәм гомернең ахырына кадәр бергә булыйк.
Яратасың икән - беркайчан җибәрмә!
Тор һәрчак сүзеңдә, авыр сүз сөйләмә.
Кулларыңнан тотам,
Кочагыңны тоям.
Син иң ягымлы йолдызым. Мин сине яратам.
Иртәнге кояш синсез балкымый, бәгърем!
Бер генә йомыш - кер төшләремә һәр төн.
Иртәнге кояш синсез балкымый.
Бер генә йомыш - кер төшләремә һәр төн.
Written by: Гимадеев Азат Алмазович