歌詞

Көзләр нигә матур икән дисәм?!
Син икән ул көзге кояшым
Җылытасың моңсу көннәремдә
Яннарыңа килә очасым
Син икән ул гомер агышымда
Җан җылыткан назлы кояшым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде, булмас туясым
Син икән ул гомер агышымда
Җан җылыткан назлы кояшым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде, булмас туясым
Синең көзләр белән минем көзләр
Кавыштылар хисләр аркылы
Көзләр кебек гүзәллегең күреп
Күңелләрем сиңа тартылды
Син икән ул гомер агышымда
Җан җылыткан назлы кояшым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде,булмас туясым
Кызгылт-сары яфраклардан безгә
Тормыш сукмаклары сызылган
Без яраткан көзләр каршысына
Йөрәкләрдән нурлар сузылган
Син икән ул гомер агышымда
Җан җылыткан назлы кояшым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде, булмас туясым
Син икән ул гомер агышымда
Җан җылыткан назлы кояшым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде, булмас туясым
Көзләр бүләк иткән мәхәббәттән
Булмас инде, булмас туясым
Written by: Дилюс Шайхразиев, Хайдар Ахметшин
instagramSharePathic_arrow_out