積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Рафис Калимуллин
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Гузелия Павлова
Komponist:in
Эльвира Ахметова
Songwriter:in
歌詞
Иңне иңгә куеп гомер буйлап
Сынатмыйча атлап барабыз
Серем -зарым тыңлар кешем бит син
Туганнардай якын арабыз!
Минем өчен суга син керәсең
Синең өчен утка ташланам!
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Авыр чакларымда юатасың
Сүзнең табып җанга якынын
Бәхет какса ишек-бусагамны
Күзләреңдә күрәм шатлыгың
Минем өчен суга син керәсең
Синең өчен утка ташланам!
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Минем өчен суга син керәсең
Синең өчен утка ташланам!
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Дәшми утырсак та аңлашабыз
Аркаларга терәп арканы
Күпне күрдек икәү, күпне кичтек
Тик бозмады ят сүз араны
Минем өчен суга син керәсең
Синең өчен утка ташланам!
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Минем өчен суга син керәсең
Синең өчен утка ташланам!
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Син чын дустым тормыш юлымдагы!
Еллар белән күптән сыналган
Written by: Гузелия Павлова, Эльвира Ахметова