類似的歌曲
積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Фирдус Тямаев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Фирдус Тямаев
Komponist:in
歌詞
Бу дөньяда һәрбер нәрсә
Парлы итеп яралган
Сине бәхетле итәргә
Бу дөньяда мин туган
Нерва кылларында уйныйм
Синең белән шаярам
Үпкәләтәм, кочам үбәм
Бәхетле көннәр сүтәм
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Төнлә икәү йоклаганда
Юргансыз калдырасың
Төне буе өшеп чыгам
Йөрәкне яндырасың
Кайнар уттан аласың да
Бозлы суга саласың
Әллә мине газаплаудан
Шулай тәмнәр табасың
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Кулларымда йөртәм сине
Юк борчыган чакларым
Синнән башка чит-ятларга
Юк бит күз дә атканым
Бераз тиргәшеп алулар
Буладыр ул кемдә дә
Сине генә сөям җаным
Зинһар миннән көнләмә!
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем кебек җүләрне
Written by: Фирдус Тямаев