積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Ильшат Салахиев
Künstler:in
Алина Сафиуллина
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Ильшат Салахиев
Songwriter:in
歌詞
Танышканбыз, кавышканбыз
Язмыш шулай язгандыр
Икәүләшеп узган сукмакларга
Кар көртләре инде салгандыр
Син минеке, мин синеке диеп
Атлыйк әле тормыш юлларын
Бераз гына күрми торганда да
Бары синдә генә уйларым
Кар бураннар суытмый хисләрне
Йөрәкләрдә сөю булганда
Елмаюдан йөзләр балкыганда
Бәхетләрдән күңел тулганда
Син минеке, мин синеке диеп
Атлыйк әле тормыш юлларын
Бераз гына күрми торганда да
Бары синдә генә уйларым
Тормыш юлын шулай җитәкләшеп
Үтик әле бергә җанашым
Йолдызларга алып менә мине
Синең назлы, җылы карашың
Син минеке, мин синеке диеп
Атлыйк әле тормыш юлларын
Бераз гына күрми торганда да
Бары синдә генә уйларым
Син минеке, мин синеке диеп
Атлыйк әле тормыш юлларын
Бераз гына күрми торганда да
Бары синдә генә уйларым
Бераз гына күрми торганда да
Бары синдә генә уйларым
Бары синдә генә уйларым
Written by: Ильшат Салахиев