歌詞

Трибуналар туп-тулы,
гөр килә футбол кыры.
Шәһәр өстендә яңгырый
җанатарларның җыры.
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Җитез булчы, футболчы,
тиз йөгер һәм абынма.
Каршы якның хавбеклары
чаба ике ягыңнан.
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Үзәк форвард, каты тип син -
ук булып туп очып китсен,
голкиперны урап үтсен,
капкасына кереп китсен!
Хәйләкәр аякларың
һәркемне сокландыра.
Ничек алдатмаска диеп,
голкипер сакта тора.
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Шатланабыз, кычкырабыз,
шаулыйбыз дөнья кубып:
яшәсен гениаль уен,
яшәсен футбол тубы!
Written by: Ренат Харис, Эльмир Низамов
instagramSharePathic_arrow_out