歌詞

Йолдызлар югалса күгеңнән
Җылытмый башласа сүзләрем
Елларның ташкынын үз итеп
Яктысын каралтса күзләрем
Яратырсың микән син мине
Сөюең булырмы гомерлек?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Яратырсың микән син мине
Сөюең булырмы гомерлек?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Бәхеттән исергән мизгелләр
Җуйсалар тәмнәрен бервакыт
Бүгендәй эретеп куеныңа
Алырсың микән син юатып?
Яратырсың микән син мине
Сөюең булырмы гомерлек?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Яратырсың микән син мине
Сөюең булырмы гомерлек?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Яратырсың микән син мине
Сөюең булырмы гомерлек?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Янармы мәңгелек ут булып
Су булып бетәрме түгелеп?
Су булып бетәрме түгелеп?
Written by: Айгуль Валиуллина, Асхадуллин Рамиль
instagramSharePathic_arrow_out