歌詞

Әкрен генә барабыз сукмактан
Төнге күктә йолдызлар кабынган, ерактан
Күзләреңә карап мин елмаям
Сөю учагында бүген янам, яратам
Донъя хискә чума, кояш та елмая
Тик янымда син булганда
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә!
Йөрәгемнең түрендә син генә
Жырым булсын синең күңелеңдә, күңлеңдә
Барсак иде бәхет сукмағыннан
Житәкләшеп синең белән бергә, мәңгегә
Донъя хискә чума, кояш та елмая
Тик янымда син булганда
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә!
Тик без икәү йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә
Ходаема мин бик нык рәхмәтле
Синең белән генә мин бәхетле
Бар донъяга чыгып яңгыратам
Мин яратам яратам яратам яратам
Донъя хискә чума, кояш та елмая
Тик янымда син булганда
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә!
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә
Тик без икәү йөргән сукмакларда
Тәмле хуш исле гөлләр үсә
Written by: Ильнур Кулахметов
instagramSharePathic_arrow_out