歌詞

Син кирәк миңа үстерергә иң нык канатларым
Чын сөюнең ни икәнен син генә аңлата алдың
Син янымда булганда миңа кирәкми беркем
Бул терәгем, таянычым, сакла, якла, бәхетем!
Син генә минем йөземдә елмаю уятасың
Син генә минем күбәләкләрне очыртасың!
Һәм күптән көткән шул сүзне сиңа карап яңгратам
Булганыңа рәхмәт, якыным! Мин сине яратам!
Син генә минем йөземдә елмаю уятасың
Син генә минем күбәләкләрне очыртасың!
Һәм күптән көткән шул сүзне сиңа карап яңгратам
Булганыңа рәхмәт, якыным! Мин сине яратам!
Күп авырлыклар аша үттек синең белән, матурым
Һәм барсы ни өчен? Бергә булырга, алтыным
Иң беренче күрешүдә нык сикерде йөрәгем
Гомер буе янәшәңдә булу минем теләгем!
Син генә минем йөземдә елмаю уятасың
Син генә минем күбәләкләрне очыртасың!
Һәм күптән көткән шул сүзне сиңа карап яңгратам
Булганыңа рәхмәт, якыным! Мин сине яратам!
Син генә минем йөземдә елмаю уятасың
Син генә минем күбәләкләрне очыртасың!
Һәм күптән көткән шул сүзне сиңа карап яңгратам
Булганыңа рәхмәт, якыным! Мин сине яратам!
Мин сине яратам!
Written by: Фатыйхова Миляуша
instagramSharePathic_arrow_out