歌詞

Дөнья шавы таптамасын
Татар җыры тантанасын
Туктамасын йолдызлар янгыры
Моңлы җырлар, дәртле көйләр
Халык хисен җырлап сөйләр
Һәр йортка кер, безнең Татар Җыры!
Моңлы җырлар, дәртле көйләр
Халык хисен җырлап сөйләр
Һәр йортка кер, безнең Татар Җыры!
Безне һаман юллар йөртә
Офыкларга таба илтә
Бураннарда җыр сузылса - җанга җылы
Юлда чакта юлдаш булыр
Михнәтләрдән саклап калыр
Тугры юлдаш - безнең Татар Җыры!
Юлда чакта юлдаш булыр
Михнәтләрдән саклап калыр
Тугры юлдаш - безнең Татар Җыры!
Егерме биш! Бер мизгел һәм үзе бер гомер кебек
Татар җыры мәңгегә балкый халкым күңелендә күңелендә
Горурлыгым чиксез! Өметем таң җилләрендә!
Мәңге бул! Тугры бул! Бергә бул татар җыры белән
Йөрәкләрдән йөрәкләргә
Өметләрдән өметләргә
Җәйрәп ята ал чәчәкле яшәү кыры
Һәр күңелгә барып җитеп
Татар халкын бердәм итеп
Җырлыйк, әйдә, безнең Татар Җыры!
Һәр күңелгә барып җитеп
Татар халкын бердәм итеп
Җырлыйк, әйдә, безнең Татар Җырын!
Җырлыйк, әйдә, безнең Татар Җырын!
Җырлыйк, әйдә, безнең Татар Җырын!
Written by: Зульфат Хакимханов
instagramSharePathic_arrow_out