歌詞

Үпкәләп киттең дә, югалды хәбәрең
Читләрдән барыбер сорыйсың хәлләрем
Калмады сабырлык түзәрлек сагнуга
Ач бикле йөрәгең, килермен таңымда
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Хисләрең ялкынын барыбер тыймассың
Өзелеп сөюем үзең дә тоясың
Аерма үпкәләп йөрәкләр арасын
Еллар да җитә алмас бәйләргә ярасын
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Алданган хыяллар җилләргә үрелер
Ялгышкан сөюнең назлары сүрелер
Кичермәс мәхәббәт өзелгән юлларны
Кайтара алмабыз үтелгән елларны
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Яныңа ашыгам, чык әле каршыма
Яшермә хисләрең, сөюгә карышма
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Алданып ялгышка абынма язмышта
Үкенеч калмасын гомерләр сагышта
Written by: Айсиня Халиуллина, Риваль Хисматуллин
instagramSharePathic_arrow_out