歌詞
Күңелне тутала
Тормышлар туктала
Гаиләдә татулык булмаса
Җырларсың сагыштан
Җырларсың ялгыштан
Тормышта язмыштан уңмасаң
Җырларсың сагыштан
Җырларсың ялгыштан
Тормышта язмыштан уңмасаң
Татулык озайта
Ызгышлар кыскарта
Болай да бик кыска гомерне
Кергәнче ак кышка
Чәчкәдәй бик кыска
Гомернең кадерен белерлек
Кергәнче ак кышка
Болай да бик кыска
Гомернең кадерен белерлек
Дусларың булышса
Кояштай җылытса
Өшетмәс иде ул кышларын
Мәхәббәт җилкетә
Дуслыкка ни җитә
Гөрләшеп яшикче, дусларым!
Мәхәббәт җилкетә
Дуслыкка ни җитә
Гөрләшеп яшикче, дусларым!
Мәхәббәт җилкетә
Дуслыкка ни җитә
Гөрләшеп яшикче, дусларым!
Мәхәббәт җилкетә
Дуслыкка ни җитә
Гөрләшеп яшикче, дусларым!
Гөрләшеп яшикче, дусларым!
Written by: