歌詞

Үтеп барса да яшьлек еллары
Хәтердә һаман мәктәп юллары
Дөрли күңелдә әле бүген дә
Үсмер вакытның якты уйлары
Ул еллар инде кабатланмаслар
Кайда сез хәзер, әй, сабакташлар
Кайда соң, кайда шау-гөр килешеп
Уйнап-көлешеп укыган чаклар
Һәркөн диярлек күрешә идек
Һәрбер шатлыкны бүлешә идек
Мәңгегә шулай дуслык, татулык
Торсын яктырып, диешә идек
Ул еллар инде кабатланмаслар
Кайда сез хәзер, әй, сабакташлар
Кайда соң, кайда шау-гөр килешеп
Уйнап-көлешеп укыган чаклар
Аерсалар да гомер юллары
Ерак калса да мәктәп еллары
Очрашуларга әйди күңелне
Суынмый икән яшьлек уйлары
Ул еллар инде кабатланмаслар
Кайда сез хәзер, әй, сабакташлар
Кайда соң, кайда шау-гөр килешеп
Уйнап-көлешеп укыган чаклар
Уйнап-көлешеп укыган чаклар
Written by: Ильгиз Закиров, Назип Мадьяров
instagramSharePathic_arrow_out