歌詞

Җилләр иркәләр чәчеңнән
Мин икән диеп уйла
Аларга серемне чиштем
Бәйләнсен синең уйга
Болыннардан чәчәкләрне
Өзмә мин диеп уйла
Хуш исләре исертерләр
Хәтта калырсың уйга
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми
Соң булыр үкенерсең
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми бит
Соң булыр үкенерсең
Бәхетең буласым килде
Үтеп киттем яныңнан
Мөлдерәмә мәхәббәтем
Яңгыр булып яуылган
Хыялларым гына булып
Калырсың микән инде
Йөрәгемнең өзелгәнен
Курмәссең микән инде
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми
Соң булыр үкенерсең
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми бит
Соң булыр үкенерсең
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми
Соң булыр үкенерсең
Уйга калырсың әле син
Сагышка күмелерсең
Гомерләр ике килми бит
Соң булыр үкенерсең
Written by: Фирзар Муртазин, Флария Терегулова
instagramSharePathic_arrow_out