積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Зәңгәр Патша килде жиргә
Зәңгәр карда кичке утлар
Минем өчен күпкә тора
Бик тә мөhим бу минутлар
Бу минутлар
Әллә ялгыш, әллә язмыш
Килеп чыгам урамыңа
Минем килә сине күреп
Тезләнергә юлларыңа
Юлларыңа
Зәңгәр Патша нигә миннән көлә?
Нигә сине исемә төшерә?
Әле кайчан, әле кайчан
Икәү бергә идек монда
Бергә йөрдек без бу юлда
Ничек яшим синсез, синсез?
Һәм йөрәгем ничек түзәр?
Зәңгәр карда калыр эзләр
Әйтелмәгән калыр сүзләр
Соңгы сүзләр
Зәңгәр Патша нигә миннән көлә?
Нигә сине исемә төшерә?
Әле кайчан, әле кайчан
Икәү бергә идек монда
Бергә йөрдек без бу юлда
Зәңгәр Патша нигә миннән көлә?
Нигә сине исемә төшерә?
Әле кайчан, әле кайчан
Икәү бергә идек монда
Бергә йөрдек без бу юлда
Written by: Якупов Ильнур Назипович