積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Мин барам нечкә кылдан
Әкрен-әкрен бу юлдан
Үтәргә иде аны имин
Мин барам сиңа таба
Ә йөрәк шашып кага
Юлымның теге ягында син
Тоела - эшләр яман
Үземә әйтәм hаман hәм hаман
Аска карама - анда упкын
Өскә карама - анда ялкын
Артка борылма - салкыная
Алга барганда гына
Хыяллар якыная
Кешеләр барма, диләр
Хыяллар корма, диләр
Бу юлда hәркем кире чигә
Бәлки алар хактадыр
Теләкләре актадыр
Ләкин аларга Хыял нигә?
Тоела - эшләр яман
Үземэ әйтәм hаман hәм hаман
Аска карама - анда упкын
Өскә карама - анда ялкын
Артка борылма - салкыная
Алга барганда гына
Хыяллар якыная
Аска карама - анда упкын
Өскә карама - анда ялкын
Артка борылма - салкыная
Алга барганда гына
Хыяллар якыная
Written by: Якупов Ильнур Назипович