積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Эндәшмә миңа, чакырма мине
Мин бит еракта, хыял илендә
Карлар каплаган төнге өйләрне
Һәм бу салкыннар бер ай кимендә
Тәрәзәдә бизәкләр
Кыш бит оста, кыш бит рәссәм
Салкын утлы зәһәр сугыш - тик без исән
Төн һәм хыял – игезәкләр
Төн бик ялгыз, төн бик озын
Бирер микән бүләккә йолдызын?
Күзләрдә йолдыз, аяк асты боз
Ләкин йөрәктә тирәндә ялкын
Кояшны көтеп, күңелне өтеп
Радиодулкын: "Һаман да салкын"
Тәрәзәдә бизәкләр
Кыш бит оста, кыш бит рәссәм
Салкын утлы зәһәр сугыш - тик без исән
Төн һәм хыял – игезәкләр
Төн бик ялгыз, төн бик озын
Бирер микән бүләккә йолдызын?
Шыгыр-шыгыр кар буйлап
Синең сүзләрне уйлап
Мин барам сиңа таба
Эзләргә карлар ява
Эзләргә һәм табарга
Күзләреңә карарга
Суыткан бит Кыш Бабай
Җылытмый күктәге ай
Фонар утлары якты
Кемнәрдер мичкә якты
Фонар утлары якты
Кемнәрдер мичкә якты
Мин кышта сине эзлим
Йөрим
Тәрәзәдә бизәкләр
Кыш бит оста, кыш бит рәссәм
Салкын утлы зәһәр сугыш - тик без исән
Төн һәм хыял – игезәкләр
Төн бик ялгыз, төн бик озын
Бирер микән бүләккә йолдызын?
Written by: Якупов Ильнур Назипович