積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Баеды кызыл кояш
Төн җиргә hөҗүм итә
Һавада төнге чәчәк
Исе - мине исертә
Яфраклар белән уйный
Төнге җил, төнге саф җил
Һәм ерак тәрәздә ут
Чакыра мине: кил, кил!
Төн безне көтә - безне чакыра
Төн - безнең вакыт, төн - безнең дөнья!
Тик төндә генә кайгылар бетә
Бәхетле итә
Төн безне көтә!
Йолдызлар күктә яна
Берсенән берсе якты
Алтын ай төнге патша
Әкрен генә калыкты
Елганың уйчан суы
Тын гына төндә ага
Һәм синең йолдызларың
Өзеләләр елгага
Төн безне көтә - безне чакыра
Төн - безнең вакыт, төн - безнең дөнья!
Тик төндә генә кайгылар бетә
Бәхетле итә
Төн безне көтә!
Төн безне көтә - безне чакыра
Төн - безнең вакыт, төн - безнең дөнья!
Тик төндә генә кайгылар бетә
Бәхетле итә
Төн безне көтә!
Written by: Якупов Ильнур Назипович