積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Ап-пакъ карлар ява куна синең керфекләргә
Энже бөртекләре зәңгәр күлдә
Күкләр генә күрә-белә безнең мәхәббәтне
Йөрәкләрне тоя, елмая күк үрдә
Күк кенә белер, күк кенә белер
Беренче сөю hәм ярым дию, янып-көюне
Күк кенә белер, күк кенә белер
Безнең сүзләрне
Безнең серләрне
Безнең сөюне
Ап-пакъ карлар ява куна синең иреннәргә
Энже бөртекләре алсу таңда
Бәллүр hава, кышкы мизгел hәм без икәү генә
Бер ай гына шаhит, гафу ит hәм аңла
Күк кенә белер, күк кенә белер
Беренче сөю hәм ярым дию, янып-көюне
Күк кенә белер, күк кенә белер
Безнең сүзләрне
Безнең серләрне
Безнең сөюне
Күк кенә белер, күк кенә белер
Беренче сөю hәм ярым дию, янып-көюне
Күк кенә белер, күк кенә белер
Безнең сүзләрне
Безнең серләрне
Безнең сөюне
Һәм карда калыр эзләр
Бу безнең тәүге эзләр
Мәхәббәт илендә
Мәхәббәт җирендә
Боз булып туңган яшьләр
Мәхәббәт яшьләре
Сөюдән эрер
Безнең иреннәрдә
Күк кенә белер!
Written by: Якупов Ильнур Назипович