歌詞

Хат язам сиңа, тәрәзәдә - төн
Хат язам сиңа, соңгы хат
Җәй үтте инде, кояшлы көннәр
Кире кайтмаслар, дим, кабат
Соңгы хат кулымда, сиңа
Соңгы кат мин укыйм аны
Иртәгә алырсың хатны
Каршылап минсез бу таңны
Төнге шәhәрдә, кайсыдыр өйдә
Йомшак мендәрдә йоклыйсың
Төшеңдә күреп зәңгәр күкләрне
Бернәрсә дә син тоймыйсың
Соңгы хат кулымда, сиңа
Соңгы кат мин укыйм аны
Иртәгә алырсың хатны
Каршылап минсез бу таңны
Соңгы хат кулымда, сиңа
Соңгы кат мин укыйм аны
Иртәгә алырсың хатны
Каршылап минсез бу таңны
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out