歌詞

Син киттең, "хуш", дидең
Мин калдым ялгызым
Атылып ватылды
Күктәге йолдызым
Ләкин мин сине онытмыйм (онытмыйм)
Хәтирәләр белән тулы төн (тулы төн)
Исемеңне синең кабатлыйм (кабатлыйм)
Саташам: кайда төш, кайда өн?
Синсез, синсез, ай да кайгылы синсез
Иртәнге җил сине юксына, иркәм
Йолдызларның нурлары күңелсез (синсез, синсез, синсез)
Кайт, кайт, мин сине көтәм
Бакчада гөлләрең
Тик синең тигәнне
Көтәләр чәчәкләр
Иреннәреңне
Ышанам: таңда уятыр (уятыр)
Тик синең назлы кочуың (кочуың)
Йөрәгемне минем юатыр (юатыр)
Югалыр эссез борчуым
Синсез, синсез, ай да кайгылы синсез
Иртәнге җил сине юксына, иркәм
Йолдызларның нурлары күңелсез (синсез, синсез, синсез)
Кайт, кайт, мин сине көтәм
Синсез, синсез, ай да кайгылы синсез
Иртәнге җил сине юксына, иркәм
Йолдызларның нурлары күңелсез (синсез, синсез, синсез)
Кайт, кайт, мин сине көтәм
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out