歌詞

Утырыйк әле юлга чыкканда
Һәм соңгы тапкыр бер карыйк артка
Борылып карыйк
Һәм тагын таныйк
Туган тәрзәне
Һәм хәер бирик ялан аяклы картка
Ашыкма әле - безнеке качмас
Ашыкма әле - кояш атмаган
Синең күзләрдә
Мин сизәм сорау
Сорауга җавап
Бу гөнаhлы җир әле тапмаган
Юлга чыкканда
Без үткән юлны чирәм каплаган
Без үтәсе юл тоташ офыкка
Ерак җирләрнең
Кояшы астында
Исеңә төшәр
Көмеш яшь булып көеп-янган туфракка
Юлга чыкканда
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out