歌詞

Мин буген нигәдер бик иртә уяндым
Таң аткан мизгелдә кояшка елмайдым
Һәм ялан тәпиләп чык төшкән үләннән
Йөгердем еракка, ә анда куптәннән
Кыргый атлар мине көтә, кыргый атлар
Кыргый атлар сиңа илтэ, кыргый атлар
Җилдән җитез
Җирдән тигез
Чаба атлар
Әйтерсең лә, атларда бар
Пар канатлар
Кыргый атлар
Томаннар эченнән атларым күренгәч
Кесәмнән ипине өләшәм - күчтәнәч
Кояшлы иртәгә без чыгарбыз төннән
Без очып үтәрбез упкыннар өстеннән
Кыргый атлар мине көтә, кыргый атлар
Кыргый атлар сиңа илтэ, кыргый атлар
Җилдән җитез
Җирдән тигез
Чаба атлар
Әйтерсең лә, атларда бар
Пар канатлар
Кыргый атлар
Ә дөнья уяныр сискәнеп
Һәм чумар мәшәкәтъ иленә
Эзләргә акчаны, чутларга керемне
Мин кайтырмын анда соңрак
Мин кайтырмын анда берүзем
Беркемдә аңламас серемне
Кыргый атлар мине көтә, кыргый атлар
Кыргый атлар сиңа илтэ, кыргый атлар
Җилдән җитез
Җирдән тигез
Чаба атлар
Әйтерсең лә, атларда бар
Пар канатлар
Кыргый атлар
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out