歌詞

Сәләм сиңа Сарман якларыннан
Хат язарга утырдым
Ачуланма озак язмаганга
Күңелемне тутырдым
Бездә хәлләр узгәрмәде сыман
Дустым туен уздырды
Элекечә күрше эчә hаман
Һәм телефон ватылды
Ләкин төннәрен hаман шулай ук яна йолдыз
Шулай ук исә иртән таң җиле
Шулай ук мин сагынам, төнге бакчада янам
Шулай ук монда синсез мин тиле
Агачларны быел күп кистеләр
Без очрашкан каен юк
Һәм ябылган аэропорт күптән
Һәм очарга җаем юк (җаем юк)
Ләкин төннәрен hаман шулай ук яна йолдыз
Шулай ук исә иртән таң җиле
Шулай ук мин сагынам, төнге бакчада янам
Шулай ук монда синсез мин тиле
Ләкин төннәрен hаман шулай ук яна йолдыз
Шулай ук исә иртән таң җиле
Шулай ук мин сагынам, төнге бакчада янам
Шулай ук монда синсез мин тиле
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out