積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Шәмнәрне салкын җилләр сүндермәсен иде, зинhар
Җырларны ачы язмыш бүлдермәсен иде, зинhар
Ялварам, сорыйм, телим, көтәм
Ерактан килгән яшен, үтсен, дим, читтән
Бу дөньяда таңнар атыр, ләкин мин юк
Һәм болытлар hаман агыр, ләкин мин юк
Кемдер елар мине сагынып, ләкин мин юк
Кирәкмәс иде алай ук
Дөньяда миңа рәнҗеп калмасыннар иде, зинhар
Исемне минем бераз сакласыннар иде, зинhар
Үпкәм юк, аңлыйм һәм кичерәм
Минем эзләрдә соңрак үсәр яшь чирәм
Бу дөньяда таңнар атыр, ләкин мин юк
Һәм болытлар hаман агыр, ләкин мин юк
Кемдер елар мине сагынып, ләкин мин юк
Кирәкмәс иде алай ук
Синең күзләреңдә көн – минем күзләремдә төн
Сиңа ярый өлештә – миңа кирәк тик бөтен
Синең хыяллар гади – минем хыяллар юк гел
Синен учагың яна – минем учагымда көл
Син карыйсың яңа фильм – мин уянам таңда
Син тыңлыйсын рок-н-ролл – мин яшимен анда
Синең өеңдә җылы – минем ертык сул кесәм
Син каласың бу җирдэ – ә мин китәм
Бу дөньяда таңнар атыр, ләкин мин юк
Һәм болытлар hаман агыр, ләкин мин юк
Кемдер елар мине сагынып, ләкин мин юк
Кирәкмәс иде алай ук
Written by: Якупов Ильнур Назипович