歌詞

Кышлар үтәр - килер язлар
Эрер бозлар
Йолдызлар
Кошлар кайтыр - кошлар сайрар
Кемнәр тыңлар?
Һәм аңлар?
Син hәрвакыт минем истә
Син hәрвакыт минем хистә
Үтәр еллар, гасырлар әрәмгә
Без hәрвакыт бергә идек
Без hәрвакыт бергә, дидек
Ник калдырдың мине Гәләмдә?
Елгаларда - язгы ташкын
Йөрәк ашкын
Һәм талпын
Дингезләрдә - ялгыз кораб
Торам карап
Һәм аңлап
Син hәрвакыт минем истә
Син hәрвакыт минем хистә
Үтәр еллар, гасырлар әрәмгә
Без hәрвакыт бергә идек
Без hәрвакыт бергә, дидек
Ник калдырдың мине Гәләмдә?
Син hәрвакыт минем истә
Син hәрвакыт минем хистә
Үтәр еллар, гасырлар әрәмгә
Без hәрвакыт бергә идек
Без hәрвакыт бергә, дидек
Ник калдырдың мине Гәләмдә?
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out