積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Тәрәз артында ачулы төн
Җырлый үзенең көен
Минем өемдә җылы hәм якты
Тик тамак төбендә төен
Җил кагыла чыбыкларга
Һәм җил шакый тәрәзәмне
Җил чакыра мине юлга
Җил чакыра мине
Радиодулкында мин аңламаган
Мин белмәгән ят жырлар
Туктаган сәгәтъ, туктаган йөрәк
Тирәндә тирән сырлар
Җил кагыла чыбыкларга
Һәм җил шакый тәрәзәмне
Җил чакыра мине юлга
Җил чакыра мине
Мине көткәннәр көтеп арганнар
Мин инде юллар чатында
Бәлки кайтырмын, бәлки калырмын
Чит йолдыз астында
Җил кагыла чыбыкларга
Һәм җил шакый тәрәзәмне
Җил чакыра мине юлга
Җил чакыра мине
Җил чакыра
Җил чакыра
Җил чакыра
Җил чакыра
Written by: Якупов Ильнур Назипович