歌詞

Беренче көнне бик куркыныч иде
Икенче көнне нык ардым
Өченче көнне, берүк кичер мине
Егылып кырда мин калдым
Минем күзләрем салкын пыяла
Күзләрдә зәңгәр күк чагыла
Болытлар агыла
Агыла, сарыла, ябыла
Мин сугышта
Мин сугышта үлдем
Мин хәбәрсез югалган
Син сагышта
Син сагышта идең
Ул җилкәңә ябылган
Тәгәрәп сугыш китте еракларга
Яныма килде бер сукбай
Салдырып алды ул күн итегемне
Кияргә ярар, ди, бугай
Ул алды кесәмнән син биргән яулыкны
Салдырды кулымнан йөзекне
Бирелеп тыңлады минем сәгәтемне, төзекме?
Мин сугышта
Мин сугышта үлдем
Мин хәбәрсез югалган
Син сагышта
Син сагышта идең
Ул җилкәңә ябылган
Арылган
Мин сугышта
Мин сугышта үлдем
Мин хәбәрсез югалган
Син сагышта
Син сагышта идең
Ул җилкәңә ябылган
Арылган
Болытлар аша, зәңгәр күк читендә
Ашыгып янды йолдызым
- Сездә ниләр бар? - әйтерсең, сораша
Үсеп киләме, дим, кызым?
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out