積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Күкләр миннән көлә
Күкләр бигрәк явыз
Соңгы мәххәбәтем иң зур җәза
Зур дөньядан ерак
Зур дөньяда ялгыз
Яңгыр суы белән хисләремне агыз
Бәллүр уклар белән йөрәгемә каза
Җәйге яңгыр, җәйге яңгыр
Җир өстеннән болытлар
Җәйге яңгыр, безнең яңгыр
Син онытма
Яңгырдан соң
Һәм дөньядан качып
Тамчы-тамчы эреп
Яңгыр зур ноктадан ясый өтер
Сөю белән ачып
Бөек күкләр серен
Оҗмахларга капка - салават күпере
Яна соңгы тапкыр, йөгер, өлгер һәм кер
Җәйге яңгыр, җәйге яңгыр
Җир өстеннән болытлар
Җәйге яңгыр, безнең яңгыр
Син онытма
Җәйге яңгыр, җәйге яңгыр
Җир өстеннән болытлар
Җәйге яңгыр, безнең яңгыр
Син онытма
Кояш
Written by: Якупов Ильнур Назипович