積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Кояшлы иртә, кояшлы көннәр
Шәһәрдә кызу, кайда соң җилләр
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә, шәһәрдә җәй
Түбәләр кыза Һәм юллар кыза
Һәм машиналар бер-берсен уза
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә, шәһәрдә җәй
Кемнәрдер инде күптән киткәннәр шәһәрдән
Кемнәрдер инде күптән диңгездә
Мин калам шәһәр белән
Шәһәрдә авыр, беләм
Тиздән – көздә
Көн буе эзлим мин күләгәне
Сатучы көтә мин түләгәнне
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә, шәһәрдә җәй
Миңа табышмак чүлдәге дөя
Анда ел буе бар дөнья көя
Шәһәрдә җәй, шәһәрдә, шәһәрдә җәй
Кемнәрдер инде күптән киткәннәр шәһәрдән
Кемнәрдер инде күптән диңгездә
Мин калам шәһәр белән
Шәһәрдә авыр, беләм
Тиздән – көздә
Кемнәрдер инде күптән киткәннәр шәһәрдән
Кемнәрдер инде күптән диңгездә
Мин калам шәһәр белән
Шәһәрдә авыр, беләм
Тиздән – көздә
Written by: Якупов Ильнур Назипович