積分
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
ХАТ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Якупов Ильнур Назипович
Songwriter:in
歌詞
Зәп-зәңгәр диңгез
Ком, кояш һәм без
Һәм җилләр җылы
Комдагы эзләр
Әйтмәгән сүзләр
Йөрәкнең кылы
Мин беләм - мәңгелек бер мизгел
Мин беләм - бу мизгел изге
Комдагы эзләр
Бу дөнья бик гәҗәп һәм сәер
Зәңгәр күкләрдә дә бар упкыннар
Көзге дулкыннар
Юалар эзләрне, тик хәер
Безнең йөрәктә, тирәндә
Комдагы эзләр
Акчарлак күктә
Ул безне көтә
Ул безгә дәшә
Безнең канатлар
Әйтелгән антлар
Һәм без янәшә
Еракта, офыкта ак җилкән
Җил исәр кай якка икән?
Комдагы эзләр
Бу дөнья бик гәҗәп һәм сәер
Зәңгәр күкләрдә дә бар упкыннар
Көзге дулкыннар
Юалар эзләрне, тик хәер
Безнең йөрәктә, тирәндә
Комдагы эзләр
Комдагы эзләр
Бу дөнья бик гәҗәп һәм сәер
Зәңгәр күкләрдә дә бар упкыннар
Көзге дулкыннар
Юалар эзләрне, тик хәер
Безнең йөрәктә, тирәндә
Комдагы эзләр
Written by: Якупов Ильнур Назипович